Кремльдә чыршы бәйрәме быел телевизион форматта үткәреләчәк
“ Елның бишенче фасылы яки Яңа елны кем уйлап чыгарган” дип аталган тамаша-спектакль 31декабрьдә “Карусель” каналында күрсәтеләчәк.
Әкиятнең төп геройлары – Бәйрәм Традицияләре Сакчысы һәм Гаджет, Яңа ел серләрен чишеп, төрле илләрдә аны ничек бәйрәм итүләрен ачыклаячаклар , “Времялет” корабында Италиягә, Борынгы Римга, Россия буенча сәяхәт итәчәкләр.
Мюзиклда Мәскәү артистлары, Россия җыелма командасы акробатлары, рок-н-ролның спорт төре буенча дөнья һәм Европа чемпионнары катнаша.
Кремльдә чыршы бәйрәме 1963 -елдан бирле үткәрелә,бу бәйрәмгә Россиянең һәм СНГ ның төрле төбәкләреннән җыелалар. Тамаша 18 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев