Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск боксерлары – II урында

Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында үткән бокс буенча клуб чемпионаты финалында безнекеләр призлы урын алды. Әлеге чарада бокс буенча экс-чемпион Николай Валуев, республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Татарстан бокс федерациясенең күзәтү советы рәисе Сирин Бәдретдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Чемпионатта Казан, Яр Чаллы, Байлар Сабасы һәм...

Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында үткән бокс буенча клуб чемпионаты финалында безнекеләр призлы урын алды.
Әлеге чарада бокс буенча экс-чемпион Николай Валуев, республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Татарстан бокс федерациясенең күзәтү советы рәисе Сирин Бәдретдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Чемпионатта Казан, Яр Чаллы, Байлар Сабасы һәм Лениногорскидан - барлыгы дүрт команда катнашты. Әйләнмә системасы буенча үткән барлык очрашулар нәтиҗәсе буенча, Казан шәһәре командасы беренче урынга чыкты. Аларга 500 мең сумлык акчалата бүләк тапшырылды. Лениногорскиның "SHIFA" клубы икенче урында һәм аңа 300 мең сумлык приз тапшырылды. Өченче урында - Байлар Сабасы, дүртенчедә - Яр Чаллы шәһәре командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс