Лениногорск Мәдәният сараенда кич утыру барышында хәрби операциягә ярдәм дә күрсәттеләр
Шәфкатьле эшләр.
Лениногорск Мәдәният сараенда традицион кич утыру бу юлы башка төсмер алды. Чара гадәти кичә кысаларыннан чыгып, игелек һәм ярдәм остаханәсенә әверелде.
Мәдәният сараеның икенче катындагы фойеда чуаш, татар, рус һәм мордва фольклор коллективлары башкаруында күңелгә ятышлы җырлар яңгыраганда, «Браво» студиясенең яшь артистлары патриотик шигырьләр укыганда, залның икенче почмагында башка мөһим эш кайнап торды. Лениногорск халкы хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште.
«Своих не бросаем» оешмасының тәҗрибәле волонтерлары җитәкчелегендә чарада катнашучылар маскировка челтәрләрен үрергә тотындылар.
Элек кич утырганда оекбашлар да бәйләгәннәр. Бу эш чара барышында чынбарлыкта да башкарылды, солдатларга дип оекбашлар бәйләү өчен кулга энә, җеп алдылар.
Ансамбльләр хәрбиләр өчен тартмаларга кирәкле әйберләр дә салды, шулай алар ярдәмнәрен күрсәтте.
фотолар Лениногорские вести


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев