Лениногорск районындагы кечкенә авылларда һәйкәлләрне буяуда мәктәп укучылары, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты
Лениногорск районының кечкенә авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрне чистартуда, буяда мәктәп урманчылыгы командасы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең волонтер төркеме катнашты.
“Буыннар хәтере дигән сүзләрнең мәгънәсе тирән: әтиләр һәм балалар турындагы тарих, белем, тәҗрибәне өлкән буыннан кече буынга тапшыру. Ә тарихны безгә нәрсә җиткерә ала? Тарихны һәйкәлләр тапшыра. Һәйкәлләр – безнең ата-бабаларыбыз турында истәлек. Һәм тарих озаграк саклансын өчен һәйкәлләрне карарга кирәк”, - ди “Дубки” мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резеда Мөхетдинова.
Алар укучылар белән һәм Лениногорск урман хуҗалыгының волонтер төркеме белән Писмән авыл җирлегенә керүче Дала Зәе поселогында булганнар. Биредә 1941-1945 елда сугышта һәлак булганнар истәлегенә кечкенә генә һәйкәл урнаштырылган. Шушы һәйкәлне юып, иске буяуларны куптарганнар һәм яңадан буяп куйганнар.
Моннан тыш урман хуҗалыгының волонтер төркеме һәм мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резеда Мөхетдинова Писмән авыл җирлегенә керүче Восход авылындагы һәйкәлне буяу, чистарту эшләре башкарганнар.
“Узган ел без шушы һәйкәл янында булган идек. Дөрес, бер ел дәвамында шулай матур гына тормаган, буяуның төсе үзгәргән”, - ди Резеда ханым. Әлеге һәйкәл зур түгел, башта аны юганнар һәм аннары буяп куйганнар.
Монда һәйкәл зур түгел, анда бары Бөек Ватан сугышында 9 һәлак булучының исем-фамилияләре язылган.
“Шушы игелекле эшләрне башкаргач, укучылар күңелендә дә рәхәтлек булды, алар шулай дип белдерделәр. Җиңү көнен әлеге кечкенә авылларда, бетеп бара торган авыллардагы һәйкәлләр дә лаеклы каршыларга тиеш”, - ди Резеда Мөхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев