Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск рәссамы Олег Кульпин вафат

Күренекле рәссам, СССР, Россия, Татарстан Республикасы рәссамнары берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Олег Кульпин арабыздан китте.

 

Аңа 76 яшь иде. Ул үзе Иваново өлкәсендә туган. Иҗат тормышы Лениногорск белән бәйле. Ул музыка-рәсем сәнгате педагогика училищесында озак еллар укытучы булып эшләгән.

Аның иҗатының төп жанрлары - пейзаж һәм натюрморт.  Ул Лениногорскиның гаҗәеп матур табигатен ясады.  Россия тарихы белән бәйле тарихи урыннары, борынгы рус шәһәрләре һәм архитектура һәйкәлләре - аның картиналарында чагылыш тапты. Аның иҗатында лак миниатюрасы аерым урын алып тора, ул анда Пушкин һәм Тукай әкиятләре буенча станок әсәрләре – панно иҗат итте.

Олег Александрович Кульпинның картиналары Татарстан Республикасы музейларында, Ижевск,  Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Җәлил картиналар галереяләрендә, Татарстанда, Россиядә һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрендә урнашкан.

 

Фото: Министерство культуры РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев