Татарстанда “Ел укытучысы”конкурсының зональ этаплары башланды. Безнең укытучылар Бөгелмәдә көч сынашып кайтты.
Анда лениногорскилылардан тыш, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Ютазы педагоглары, барлыгы 16 конкурсант иде.
Конкурс ике номинация буенча узды: “Укытучы-мастер” һәм “Педагогик дебют”.
Зональ этапта Лениногорск данын 12нче лицей укытучысы Ирина Клещевникова, 10нчы мәктәптән Ленар Халиков һәм 1нче мәктәп укытучысы Карина Магомедова яклады.
Конкурс барышында алар дәрескә үзанализ ясадылар, мастер-класслар күрсәттеләр, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Барлык зональ этаплар нәтиҗәләре буенча, 5 марттан соң “Ел укытучысы” конкурсының региональ этап катнашучылары билгеле булачак.
Нет комментариев