Лениногорск үзәк район хастаханәсе яңа реанимобиль машиналы булды
С класслы.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе ашыгыч реабилитация ярдәме күрсәтү һәм нык зыян күргән пациентларны йөртү өчен билгеләнгән С класслы реанимобильле булды.
Автомобиль заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. УЗИ-аппараты, реанимация һәм лаборатор җиһазлары булган «тәгәрмәчле кабинет» кебек дип хәбәр итә үзәк хастаханә сайты.
«Бу безнең хастаханәнең автопаркында өченче “ашыгыч ярдәм” реанимация автомобиле. Бездә балалар реанимобиле бар иде, ә хәзер зурлар өчен ике булды», - ди баш табиб Равил Шагиев.
Лениногорск ашыгыч медицина ярдәме станциясе мөдире Владимир Павельев әйтүенчә, бу югары технологияле автомобиль безгә кирәкле.
«Медицина бригадасы авыруга комплекслы ярдәм күрсәтә алачак, мәсәлән, реанимация чараларын үткәрә алачак. Инфаркт, инсульт вакытында, юллардагы аварияләр урынында ук интенсив терапия үткәрү мөмкинлеге бар. Табиблар кан агуны туктата, йөрәккә турыдан - туры булмаган массаж һәм башка мөһим процедуралар башкара алачак», - дип билгеләп үтте Владимир Павельев.
Яңа автомобиль Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән булдырылды.
фотолар: https://vk.com/crb_leninogorsk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев