Яңа уку елы башланырга берничә көн генә калып бара. Уку елы башлану юлларда, җәяүлеләр кичүендә укучыларга тагын да игътибарлырак булырга кирәклеген искәртә.
“Әти-әни үрнәк булсын”
Әлеге уңайдан Лениногорск ЮХИДИ бүлеге начальнигы Елена Никитина укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать юллады.
- Хөрмәтле әти-әниләр. Балаларыгызны юл кагыйдәләренә өйрәтегез. Зуррак балаларыгызның янәдән тагын бер кат исләренә төшерегез. Башлангыч сыйныф укучылары белән мәктәп маршруты буенча бергәләп узыгыз. Кайда, ничек юлны аркылы чыгарга икәнен күрсәтегез. Балаларны җәяүле светофор объектлары белән кулланырга өйрәтегез, андый светофорлар шәһәрнең 2нче, 5нче мәктәпләре каршында урнашкан. Үзегез дә юл кагыйдәләрен саклагыз, балаларны машинада йөрткәндә бигрәк тә. Махсус автокреслолар кулланыгыз, - ди Елена Никитина.
Ул шулай ук балигъ булмаган яшүсмерләрнең транспорт чаралары белән идарә итүе – юл кагыйдәләрен бозуның иң тупас очрагы икәнен билгеләп үтте.
“Яшүсмерләр бик тә ярата торган питбайк белән юл-транспорт һәлакәтенә очраган чакта, ата-аналар хәтта җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин. Балаларның иминлеген саклагыз, кагыйдәләрне үтәгез, юл кагыйдәсен үтәү буенча әти-әниләр үзләре үрнәк булып торсыннар”, - диде Елена Никитина.
Нет комментариев