Дәүләт Думасында алимент түләү вакытын 23 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасында алимент түләү вакытын 23 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр

«Гадел Россия» партиясе лидеры Сергей Миронов ата-аналарга балаларына 23 яшькә кадәр алимент түләү бурычын билгеләргә тәкъдим итте.

Төп шарт – бала көллияттә яки югары уку йортында көндезге бүлектә укырга тиеш.

Тиешле закон проекты парламент палатасы каравына кертелә. Документ РИА Новости карамагында бар, дип яза агентлык.

Документта билгеләп үтелгәнчә, гамәлдәге законнар ата-аналарның үз балаларын матди яктан карау бурычын алар 18 яшькә җиткәнче генә билгели, искәрмәләр хезмәткә сәләтсез балигъ булганнар өчен генә каралган.

«Көндезге уку формасындагы студент балаларны карау буенча закон тарафыннан беркетелгән бурычның булмавы яшь кешеләрне бик көчсез хәлгә куя», – дип саный Миронов.

Парламентарий фикеренчә, закон проекты яшьләргә белем алуда тигез мөмкинлекләр тәэмин итәргә тиеш.

 

 https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев