Лениногорск ЗАГС бүлегендә узган елда Ямал-Ненец автоном округыннан, Волгоград өлкәсеннән дә килеп язылышканнар
ЗАГС бүлегендә үз никахларын теркәүчеләрнең географиясе төрле .
Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, узган елда бүлектә 447 никах теркәлгән. Шуның 38 пары - кияү белән кәләш Лениногорск районында яшәүчеләр түгел. Лениногорск ЗАГС бүлегендә Татарстан Республикасыннан тыш, Башкортстан, Чувашия, Коми Республикасы, Самара өлкәсе, Киров өлкәсе, Оренбург, Ханты-Мансий автоном округы, Волгоград өлкәсеннән булган яшь парлар үз никахларын бездә теркәгәннәр.
ЗАГС хезмәткәрләре узган елда туу турында 603 акт теркәгән. Шуның - 207се - гаиләдә беренче булып туган балалар, 218 - икенче бала,127се - өченче бала, дүртенче һәм аннан да күбрәк - 51 бала.
2021 елда 303 малай һәм 300 кыз бала туган. Җиде гаиләдә игезәкләр тууы күзәтелгән.
Узган елда Лениногорск ЗАГС бүлегендә ике пар бриллиант туйларын билгеләп үткән, 7 пар алтын туйларын узырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев