Лениногорскида мәктәп укучылары МХОда катнашучы Илдар Рәхимов белән очраштылар
Патриотик тәрбия сәгате.
Лениногорскиның 12 нче лицеенда "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белән берлектә "Барс" взводы командиры урынбасары, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән СВО катнашучысы Рәхимов Илдар Олимович белән очрашу узды.
Чара «Логос» үзәге директоры Ященко Ольга Викторовна сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул яшьләрнең дөньяга карашын формалаштыру өчен мондый аралашударның зур кыйммәтен һәм буыннар арасында тере элемтәнең мөһимлеген ассызыклады.
Рәхимов Илдар үзенең сугышчан юлы, иптәшләре турында сөйләде, сугышчыларыбыз саклаган кыйммәтләр, Ватанга чын мәхәббәтнең сүздә түгел, ә гамәлдә булуын аңлатты.
Әлеге мөһим чараның максаты һәм бурычлары укучыларда актив гражданлык позициясе, ватанпәрвәрлек һәм үз илебез һәм аны яклаучылар өчен горурлык хисе формалаштыру иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев