Лениногорскида бераз салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, бүген республикада явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан талгын җил исә. Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 20-25 градус җылы булачак. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында иң җылы һава температурасы саклана....
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, бүген республикада явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан талгын җил исә.
Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 20-25 градус җылы булачак. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында иң җылы һава температурасы саклана.
31 майга каршы төн шулай ук яңгыр яумый. Һава температурасы 4 градус кына җылы булыр дип фараз кылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев