Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яңа өйләнешүче парның икесе дә СВО зонасына китәчәк

Бүген – 7 февральдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә никахларын рәсмиләштерделәр.

 Яшь пар – Алан белән Лилия гаилә тормышына аяк басты.

Алар үз тормышларында яңа карар кабул иттеләр: Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, СВО зонасына китәргә карар кылганнар. Контрактны уртак төзү  ир белән хатынга бер бүлекчәдә хезмәт итәргә мөмкинлек бирә. 

Лилия – табиб-офтальмолог, аның эш стажы 11 ел, ә Алан – цирк артисты. 22 ел эчендә аның чыгышларын дөньяның 89 шәһәрендә күргәннәр. 
Яшь пар бер ел элек танышканнар. Туйны исә 2026 елның җәй аена  планлаштырганнар. 

Цирк карьерасын тәмамлагач, Алан алдагы тормышы турында уйлана һәм ил өчен барган авыр вакытта махсус хәрби операция зонасына китәргә була. Лилия яраткан егете өчен бик борчыла, аны бу фикереннән баш тартырга үгетләп карый. Әмма барып чыкмый.

Шуннан соң  Алан белән бергә китәргә хәл итә һәм контракт төзергә була. Лилия алгы сызыкта табибларның бик кирәк икәнен аңлый.

 Алан белән Лилияне законлы никах белән котлыйбыз! Алга куйган бурычларны ныклык белән үтәгез һәм тизрәк кайтуыгызны телибез.

 

Чыганак һәм фото:  Лениногорск ЗАГС бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев