Лениногорскида Ленин урамы, 2нче йортта янгын чыгу турында хәбәр янгын сүндерүчеләргә 24 октябрьдә төнлә белән килә.
Янгын 5 катлы коридор тибындагы кирпеч йортның беренче катында, ике бүлмәле фатирда чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә фатир подъездыннан бик куе төтен чыга торган булган. Чакыруга килгән 66нчы янгын сүндерүчеләр, капюшон тибындагы коткару җайланмасыннан файдаланып, яна торган фатирдан баскыч маршы буенча 45 яшьлек ир-атны чыгарганнар. Ул икенче дәрәҗәдәге термик пешүләр алган һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче, йорттан 25 кеше үзләре эвакуацияләнгән.
Янгын нәтиҗәсендә мебель, әйберләр янып беткән. Фатирның стеналары да корымга баткан. Янгынның гомуми мәйданы – 30 кв метр. Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын урнаштырганда һәм эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне бозу.
Лениногорск районының янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге торак фондта янгыннар: электрүткәргечләрдә кыска ялганыш, ут белән саксыз эш итү, мич, газ һәм электр җиһазларыннан дөрес файдаланмаудан килеп чыга, ди.
- Иң гади кагыйдәләрне үтәргә:
- -үткәргечләрне даими тикшерергә
- -электр җиһазларын дөрес эксплуатацияләргә,
- - мөмкин булганча автоном янгын хәбәрчесе (АДПИ) урнаштырырга
- - гаилә белән янгын вакытында нишләргә кирәклеге турында фикер алышырга.
Янгын турында101 яисә 112 телефоннарына хәбәр итегез.
Нет комментариев