Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида милли, рухи-әхлакый тәрбия һәм татар милләтенең киләчәге турында фикер алыштылар (+фотолар)

Үтемле чыгышлар булды

Лениногорскида Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе утырышы узды. Аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов катнашты.

Шулай ук утырыш эшчәнлегендә Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, “Ак калфак” оешмасы, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе, Мәгариф идарәсе, Лениногорск районы мөхтәсибәте, ветераннар советы, Лениногорск районы авыл җирлеге башлыклары, татар эшмәкәрләре, татар теле укытучылары катнашты.

Утырыш шәһәрнең 11нче гимназиясендә үтте. 

Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск  бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова 2025 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, шулай ук бүлекчәнең алдагы планнары белән уртаклашты, бурычлар билгеләде.

Лениногорск бүлекчәсе 1997 елда оешкан. Бүгенге көндә аның составында 13 кеше. Соңгы елларда, төгәлрәге бүлекчәнең җитәкчесе итеп Ләйсән Таһир кызы билгеләнгәч, бүлекчә эше активлашып китте, бик күп чаралар уздырыла, ул чараларның темалары да төрле-төрле, шулай ук авылларда эшләп килүче фольклор ансамбльләрне дә җәлеп итеп эшлиләр.

Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова хәбәр иткәнчә,  җирле оешма Лениногорскида туган телне, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне үстерү, саклап калуга багышланган проектларда актив катнаша.

Утырышта шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов чыгыш ясады. Ул чараларны бергәләшеп, рухи-әхлакый юнәлештә алып бару кирәклеген ассызыклады.

Фикер алышуларда чыгыш ясаучы “Чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, “Ак калфак” оешмасының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Тәслимә Рафикова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова, татар атлары үрчетүче, татар җанлы эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин, Сарабиккол авыл башлыгы Гүзәлия Адельшина , татар яшьләре белән эшләүче белгеч Регина Гиззатуллина хәзерге заман проблемалары, авылларыбыз торышы, игътибар үзәгендә торган төрле мәсьәләләр, шулай ук гореф-гадәтләрне, татар телен саклап калуга, гаилә кыйммәтләрен күтәрүгә кагылышлы фикерләр әйттеләр.

Безнең өчен тагын да сөенечлесе: чыгыш ясаучылар «Заман сулышы» газетында татар милләте турында бик күп материаллар яктыртылып баруына рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Соңыннан Ирек Шәрипов утырышка йомгак ясап, үтемле фикерләр өчен рәхмәт белдерде, Лениногорск бүлекчәсенең эшен уңай яктан бәяләде.  

Утырыш Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшыру белән төгәлләнде.

Розалия Мостафина фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев