Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида коену сезоны ачылды, әмма бер генә сулыкта

Лениногорскида 1 июньнән коену сезоны ачылды.

Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк.


Шәһәрдә су коену өчен бары бер генә урын – Булгаков урамындагы Түбән сулык. Бары анда гына коенырга гына рөхсәт ителә.

Администрациядә хәбәр итүләренчә, коену сезоны ачылыр алдыннан, Түбән сулыкның төбен водолазлар тикшергәннәр һәм  куркыныч предметлардан чистартканнар.

Пляж һәм су сыйфатына лаборатор контроль даими рәвештә, план буенча алып барылачак.

Түбән сулыкта коткаручылар да дежур торачак. 

Ә башка сулыкларда коенырга ярамый, мәсәлән, медсанчасть күлендә. Шулай ук район авылларындагы буаларда да, әйтик, Иске Писмән, Зәй-Каратай, Мордва Ивановкада. 

Лениногорскиның 7нче зональ коткару-эзләү отряды җитәкчесе Салих Сахапов әйтүенчә, 2025 нче елгы коену сезонында районның су объектларында бәхетсезлек очраклары булмаган. «Быелгы коену сезонын да хәвеф-хәтәрсез үткәрергә язсын. Судагы бәхетсезлек очраклары беркемгә дә кагылмасын», – ди ул.

Белгеч  лениногорскилыларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде.
-    таныш булмаган һәм су коену өчен билгеләнмәгән сулыкларда коенудан тыелыгыз
-    ялгызыгыз гына су янында калмагыз
-    исерек килеш коенмагыз
-    су төбенең рельефы билгесез булган урыннарга чуммагыз
-    моторлы көймәләр янында йөзмәгез - бу куркыныч
-    иптәшләрегезне ярдан, вышкалардан суга этеп төшермәгез
-    балаларны су янында караучысыз калдырмагыз.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев