ЯҢАЛЫКЛАР
Лениногорскилылар, фейхоа ашагыз!
Бер килограмм фейхоада 50-80 миллиграмм йод бар. Шуңа күрә калкансыман биз, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан, югары кан басымыннан файдасы зур. Даими рәвештә ашаганда, бөерләр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Ә бавыр ялкынсынуы белән чирләгәннәргә шушы җимеш ярдәмендә бавыр сәламәтлеген ныгытырга мөмкин. Көненә биш данәдән артык җимеш ашарга киңәш ителми, чөнки...
Бер килограмм фейхоада 50-80 миллиграмм йод бар. Шуңа күрә калкансыман биз, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан, югары кан басымыннан файдасы зур. Даими рәвештә ашаганда, бөерләр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Ә бавыр ялкынсынуы белән чирләгәннәргә шушы җимеш ярдәмендә бавыр сәламәтлеген ныгытырга мөмкин. Көненә биш данәдән артык җимеш ашарга киңәш ителми, чөнки аллергия булуы, хәл начарлануы ихтимал. Кан басымы югары булганнарга фейхоаны туйганчы ашап калырга гына түгел, ә кышка да әзерләргә, моның өчен җимешләрне иттарткычтан чыгарып, 2 килограммга 1 килограмм шикәр кушып куярга киңәш ителә.
Шахри Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев