Казан шәһәрендә узган “Сәйяр” республика балалар яшүсмерләр театр фестивалендә безнең шәһәрдән "Айсылу" театр түгәрәге катнашты.
Алар бәйгенең финалистлар исемлегенә кергән иде. Казанда алар жюри хөкеменә Р. Корбанның "Керпе малае дуслар эзли" дигән спектаклен тәкъдим итте. Конкурстан алар лауреат исемен яулап кайттылар. Бу балалар күренекле язучылар, актерлар белән очрашуга бик шат булдылар.
Җитәкчеләре : Зөмәрә Шәрәпова, Фәридә Әхмәтшина




Нет комментариев