Лениногорскиның «Эрзянка» мордва вокаль ансамбленә – 40 ел
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Эрзянка» мордва вокаль ансамбленә – 40 ел

Мәдәният сараенда ансамбль 40 яшьлеген билгеләп үтте.

1986 елда Лениногорск Мәдәният сарае каршында мордва мәдәниятенең үзәгенә әверелгән "Эрзянка" халык ансамбле оеша.Ансамбльдә катнашучылар эрзя мәдәниятен кадерләп саклыйлар һәм үстерәләр, сәхнәдә мордва йолаларын торгызалар, әбиләренең җырларын башкаралар.

"Эрзянка" белән 15 елдан артык Мария Шалина җитәкчелек итә. Ул нәкъ менә Мордва Кармалка авылында - һәр йортта үз гармунчылары һәм җырчылары бар, дип сөйлиләр торган авылда туган. "Һаман да хәтерлим: кунаклар җыелгач, әти гармунын ала һәм җыр суза башлый, аңа ике абыйсы кушыла. Шундый көчле җырлыйлар иде, тавыштан стеналар селкенә кебек тоела иде,- дип искә ала Мария Шалина.

Ансамбль иҗади проектлардан тыш, алар «Этномерч» акциясендә актив катнашалар — мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында мордва традицияләре, йолалары, уеннары һәм костюмнары турында сөйлиләр. Сүз уңаеннан, "Эрзянка" каршында "Вишка лейне" балалар ансамбле оештырылган.

"Эрзянка" бүген дә башкара торган борынгы җырлар нәрсә турында? Туган якка мәхәббәт, аның каеннарына һәм инешләренә булган мәхәббәт турында. Кая гына язмыш кеше язмышын алып китмәсен, ул һәрвакыт үз тамырларын сагыначак. Ансамбльдә катнашучыларның тырышлыгы белән Лениногорск Мәдәният сараенда эрзян мәдәнияте, крестьян тормыш-көнкүреше һәм хезмәте, халык-һөнәрчелек иҗаты әйберләре тупланган милли бүлмә-музей булдырылган. Борынгы хатын-кыз милли костюмнары матурлыгы белән сокландыра, аларны Мария Шалина әбисенең сандыкларыннан чыгарган.

  • Ансамбльне юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов, ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре котлады. Чарада Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

фотолар: ЛМР һәм Гүзәлия Нигъмәтзянова


Нет комментариев