Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Мичурин авылы Сабан туенда кызыклы уеннар, бай мәдәни программа әзерләнгән иде

Бүген - 8 июньдә районыбыз авылларында Сабантуйлар гөрләде.

Мичурин авылында да ул бик матур, күңелле, ямьле узды, дип хәбәр итә авылдан Сания Вахитова.

Авыл халкы өчен һәм кайткан кунаклар өчен кызыклы уеннар, бай мәдәни программа әзерләнгән иде.
Сабантуй бәйрәме белән Мичурин авыл башлыгы Рәмзия Иванова тәбрикләде.

Мәйданда үзешчән артистлар: Мифтахова Р.Р., Иванова Р.А., Шакирова И.М., Вахромова А., Вахромова В., Ковина Э., Магсумова А. чыгыш ясады.

Төрле уеннар, спорт ярышлары әзерләнгән иде. Капчык киеп йөгерү, «Кашыклар белән йөгерү», «Сулы тазда бию», «Күршеңне парла» һәм башка уеннарда халык теләп катнашты, күңел ачты.

Сабантуйда кунаклар өчен бушлай бик тәмле пылау пешергәннәр. Монысы өчен Мичуринлылар җирле депутат В. Бадыговага рәхмәтле.

Сабантуй күрешү урыны да. Күпләр дуслары, танышлары белән очрашты, күреште.

 

Сания Вахитова фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мичурин Сабантуй Мичурино Сабантуй