Зур эш башкардылар.
Районыбызның Мичурин һәм Яңа Сережкино авылларындагы зиратларда өмәләр узды.
Өмәгә халык бик күп җыелган иде, дип хәбәр итәләр авылдан. Шәһәрдән кайтучылар да, Шөгердән килүчеләр дә булган. Гаиләләре, балалары белән бергә килгәннәр.
Изге эшкә һәркем үз өлешен кертте: ир-атлар үсеп киткән үсентеләрне һәм куакларны кистеләр, хатын-кызлар һәм яшьләр чүп-чарны җыештырдылар, коры үләннәрне чаптылар. Һәркемнең кулында эш кораллары булган: пычкылар, балталар, тырмалар, тримерлар. Трактор арбасына киселгән агачларны, куакларны төягәннәр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә зират чистарып калган. Кыш айларына зиратларыбыз чиста килеш керәчәк, ди мичуринлылар.
Читтә калмаган, вакыт тапкан һәм эшләргә килгән һәркемгә зур рәхмәт белдерәләр. Бу җыештыру гына түгел, ә инде бу якты дөньяда булмаганнарга хөрмәт күрсәтү дә.
Нет комментариев