Министр печән әзерләүне тизләтергә кушты
ЯҢАЛЫКЛАР

Министр печән әзерләүне тизләтергә кушты

Татарстан Республикасында 110 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән: печән - 50 мең тонна, сенаж - 280 мең тонна. Терлек азыгын уңышлы әзерләгән районнар арасында, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Зәй, Сарман, Яшел Үзән, Мамадыш, Әтнә, Тәтеш, Әлки, Нурлат муниципаль районнары алдынгылыкны били. - Күпьеллык үләннәр мәйданы республикада 500 мең га,...

Татарстан Республикасында 110 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән: печән - 50 мең тонна, сенаж - 280 мең тонна.


Терлек азыгын уңышлы әзерләгән районнар арасында, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Зәй, Сарман, Яшел Үзән, Мамадыш, Әтнә, Тәтеш, Әлки, Нурлат муниципаль районнары алдынгылыкны били.

- Күпьеллык үләннәр мәйданы республикада 500 мең га, шулардан печән һәм сенаж 400 мең гектарда җыеп алынырга тиеш. Бүгенгә яртысы чабылган һәм җыеп алынган, - диде Марат Әхмәтов.


Ул районнары терлек азыгы әзерләү буенча эшләрне тизләтергә өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

http://intertat.ru



Нет комментариев