Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөэмин-Каратай авылында балалар ялы күңелле узсын өчен уеннар үткәрәләр, экскурсия уздыралар

Саф һавада

Балаларның җәйге каникулларын күңелле итеп үткәрү максатыннан, 24 июль көнне, Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре малайлар, кызлар өчен саф һавада күңелле, хәрәкәтле уеннар үткәрделәр.

.Аерым алганда, "Йөзек салыш", "Түбәтәй", "Мәликә", "Кем тизрәк", "Парлашу" уеннарында балалар бик теләп катнаштылар. Гармун көе белән уеннар тагын да кызыклы узган.

 Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен авыл чишмәләренә сәяхәт оештырдылар. Малайлар-кызлар "Кирәмәт", "Юлдаш" чишмәләренең тарихлары белән таныштылар, челтерәп аккан чишмәләрнең суларын авыз иттеләр.

Табигатьнең әлеге тиңсез байлыгын сакларга, аны чистартырга, кадерләргә кирәклеген искә төшерделәр. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттек: чишмә агышына татар гармуны көйләре моңы кушылу күңелләрдә ниндидер матурлык, гүзәллек хисләре уята.

Әлеге сәяхәт яшь буында авылыбыз чишмәләрен саклау, хөрмәт белән карау максатын күздә тотып оештырылды.

 

фотолар: авыл китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев