Пенсияне цифрлы акча белән бирәләр ? Бу - ялган
Үзегезне һәм якыннарыгызны алдарга ирек бирергә түгел.
Социаль челтәрләрдә пенсияне цифрлы акча белән алудан баш тартырга кирәклеге, моның өчен гариза язарга кирәклеге турында хәбәрләр таралды.
«Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми һәм бернинди баш тартулар да язарга кирәкми. Хәзер цифрлы сумнарны сынап карау бара. Сентябрьдә булачак үзгәрешләр пенсионерларга кагылмаячак. Россия Президенты Владимир Путин цифрлы сумны кертү турындагы канунга кул куйды. Закон пенсия һәм башка социаль түләүләрне цифрлы сумнарда алуны күздә тотмый, шуңа күрә сак булыгыз. Чөнки мошенниклар бу теманы үз схемалары өчен куллана», – дип хәбәр итә Лениногорск Социаль фонды.
Фонд эшчәнлеге турында дөрес яңалыклар һәм башка файдалы мәгълүмат РФ социаль фондының рәсми сайтында һәм ведомствоның социаль челтәрләрендә урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев