Подъездда тәмәке тарткан өчен штраф күләмен 50 мең сумга кадәр күтәрергә мөмкиннәр
Сенатор Олег Голов торак йортлар подъездларында тәмәке тарткан өчен җәзаны кардиналь катгыйландырырга тәкъдим итте.
Аның инициативасы буенча штраф хәзерге 500-1500 сумнан 50 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин, дип яза «РИА Новости».
Парламентарий үз тәкъдимнәрен Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко һәм Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага хатларда бәян иткән.
Голов Административ кодекска үзгәрешләр кертү турында закон проектын әзерләгән һәм ведомстводан бу мәсьәлә буенча үз позициясен белдерергә сораган. Мондый радикаль тәкъдимнең сәбәбе — гамәлдәге чараларның нәтиҗәсезлеге. Сенатор сүзләренчә, гамәлдәге тыюга карамастан, кешеләр подъездларда күршеләрнең дискомфорты белән исәпләшмичә, тәмәке тартуны дәвам итә.
Гражданнарның күпсанлы шикаятьләре белдергәнчә, проблема кискен булып кала бирә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/172407/
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев