Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Райондашларыбыз “Эхо веков” – “Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестиваленең зональ этабында катнашып кайтты

Сарман районында “Эхо веков” – “Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды.

Буыннар дәвамчанлыгын саклау, милли традицияләр  һәм гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган ягының тарихын өйрәнү, Татарстан Республикасы халыкларының милли традицияләрен, гореф –гадәтләрен торгызу, гаилә иҗаты традицияләрен үстерү максатыннан үткәрелә әлеге фестиваль.  

Фестивальнең муниципаль этабы узган елның ноябрендәузды. Анда районыбызның өч гаиләсе катнашты. Әлеге этапта Бәдретдиновлар гаиләсе җиңеп чыкты. 

Бу хакта сайттан сылтама буенча укып, искә төшерә аласыз: https://zamansulyshy.ru

Шушы көннәрдә фестивальнең зональ этабы Сарманда үтте. Бхдретдиновларның зур һәм тату нәселе анда катнашты.

Әлеге этапта республикабызның 9 районыннан: Сарман, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Чирмешән, Ютазы районнарыннан гаиләләр катнашты. 

Фестивальнең беренче этабында катнашучылар гаиләләрендә әзерләнгән милли ризыкларны тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның бурычы ризык әзерләү турында сөйләү генә түгел, ә ни өчен нәкъ менә бу сыйның гаиләнең «визит карточкасы» булуын аңлату да иде. Бәдретдиновлар өстәлләрен тәмле ризыклар белән тутырып әзерләгәннәр.

Икенче этап – “Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәсел!». Катнашучылар матур концерт номерлары һәм үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр.

Якташларыбыз Бәдретдиновлар фестивальнең катнашучы Дипломы алып кайтты. Районыбыз данын яклап, берничә муниципалитет гаиләләре  белән ярышулары өчен молодцы дип әйтәбез Бәдретдиновларга.

 

фотолар: Сарман муниципаль районы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев