Сөенечле хәбәр Рамил юлда булганда килеп ирешкән. "Уфага туйга барышым иде. Улым туганда да юлда идем. Тизрәк кайтып, якыннарымны күрәсем килә", - диде Рамил Intertat.ru хәбәрчесенә. Ул тормышларының шундый мөһим мизгелләрендә яраткан кешесе янында була алмавына борчылуын белдерде.
Кыз баланың авырлыгы - 3200 кг, буе - 53 см. Сабыйга Рамилнең тормыш иптәше Земфира Линара дигән үзенчәлекле исем сайлаган. "Улыма Раян дип үзем кушкан идем", - ди Рамил.
Нет комментариев