Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Автомобильне теркәүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде

Россия Эчке эшләр министрлыгы приказы нигезендә (№399, 23.06.2018 ел) транспорт чараларын исәпкә куюның яңа кагыйдәләре үз көченә керде.

Автомобиль хуҗаларына машиналарын транспорт чарасының электрон паспорты (ПТС) белән теркәргә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта алдан бирелгән кәгазь паспорт та (ПТС) гамәлдә була. Аны электрон паспортка алыштырып була. Алыштырган очракта, кәгазь паспорт гамәлдән чыгарыла.
Автомобиль двигателен алыштырган очракта ЮХИДИ бүлегенә милеккә хокук буенча документларны китерергә кирәкми, шул ук вакытта двигательнең  моделе һәм тибы искесенеке кебек үк булырга тиеш.
“Транзит” теркәү билгеләре озаграк вакыт – 30 тәүлеккә бирелә.  Дәүләт автоинспекциясендә транспорт чарасын теркәүне туктату транспорт хуҗасының гаризасы яки дәүләт автониспекциясенең теркәү бүлекчәсе инициативасы белән башкарыла.
Яңа кагыйдәләр буенча әгәр бер машинага берничә кеше хуҗа булса, алар ЮХИДИ органына үзләренең риза булуы турында язмача гариза белән мөрәҗәгать итеп, машинаны бер генә кеше исеменә терки алалар.

http://zainsk-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев