Шушы көннәрдә татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе, "Манзара" музыкаль премиясе лауреаты Римма Никитина Матбугат.ру белән әңгәмә корды. Җырчы үзе кебек бик кыю сорауларга җавап бирде.
- Римма Никитина, сөяркәң бармы?
- Юк.
- Дөресен әйт инде?
- Дөресен әйтәм.
- Ышанмыйм!
- Юк шул.
- Тәкъдим ясаганнары бармы?
-...
Шушы көннәрдә татар сәхнәсендә иң кыю җырчыларның берсе, "Манзара" музыкаль премиясе лауреаты Римма Никитина Матбугат.ру белән әңгәмә корды. Җырчы үзе кебек бик кыю сорауларга җавап бирде.
- Римма Никитина, сөяркәң бармы?
- Юк.
- Дөресен әйт инде?
- Дөресен әйтәм.
- Ышанмыйм!
- Юк шул.
- Тәкъдим ясаганнары бармы?
- Банкет саен киләләр.
- Шулаймыни?!
- Әлбәттә! Банкетта, туйлар-юбилейларда бик күп эшлим бит.
- Андый очракта ни дисең?
- Акчагыз җитми, дим.
- Шәп җавап бу!
- Шулай дим.
- Ничә сум тәкъдим итәләр?
- Төрлечә. Миллион да тәкъдим иткәннәре булды.
- Миллион?!
- Әйе. Түбән Новгородта Сергач ягында бер туйда көнчыгыш биюен биегәндә бер абзый килеп прәме: "Күпме кирәк акча бирәм!" - диде. "Абый, акчаң җитми", - дидем "Әйдә, мин сине Дубайга алып барам", - ди "Мин Дубайга үзем дә барам. Барып кайттым гына әле", - дидем.
- Ай-яй, бай абзыйларның сорауларына җавап бирә беләсең икән син.
- Шундый бит инде мин акыллы.
- Шундый акыллы кызга интернет аша начар сүзләр язалармы?
- Гел язалар.
- Ни диләр?
- Гел сүгәләр: җырлый, киенә, бии белми диләр. Начар сүзләрне эшләре булмаган кешеләр яза. Мин шундый начар булгач нигә инстаграмда миңа язылып үзләрен көчләп мине карап утыралар. Моны мин мазохизм дип аңлыйм.
- Мазохизм нәрсә әле ул, онытып җибәрдем?
- Үзеңне көчләп кешене карап утыру. Үзеңне җәберләү бит ул. Ошамаган кешегә мин язылмыйм да, чөнки миңа ул кызык түгел. Вакытым җәл.
- Андый сүзләрне укыганнан соң кәефең төшәме?
- Юк. Эт өрә, караван бара тора, дим. Ул миңа көч бирә.
- Мондый язмаларны укыганнан соң авылыңа кайтып сыер савасың килмиме?
- Авылда үссәм дә сыер сауганым юк. Әни мине сыер саварга өйрәтәм, дигәч, өйрәнмим, мин барыбер шәһәргә китәм, дигәнмен.
- "Мәхәббәтем минем" дигән җырыңны кайчан яздың син?
- 17 яшьтә. Гашыйк булгач яздым. Казан егете иде. Крутой егет. Ул нигәдер минем белән йөрмәде.
- Ничек шундый матур кыз белән йөрмәскә була инде?
- Мине яратмады ул.
- Ник машинаң юк, кирәкмиме?
- Кирәк. Нигә кирәк булмасын. Бөтен акчамны иҗатка тыгам. Эчмим, тартмыйм, картингка барам. Бик кызу йөрим.
- Метрода йөрисеңме?
- Әйе.
- Таныйлармы?
- Әйе.
- Таныгач, син һәрвакыт матур итеп елмаерга тиешме?
- Әйе. Ул бит синең эшең. Бервакыт бик каты ашыга идем метрода бер кыз танып алды да: "Римма апа, сезнең белән фотога төшәргә ярыймы?" - ди. "Ярый!" - дидем. Алар 20 кеше булып чыкты, мәктәптән кайтып баручы укучылар. Барысы белән дә төштем. Барасы җиремә ярты сәгатькә соңга калдым. Берсенә генә дә: "Юк, мин синең белән төшмим!" - дисәм, интернетта эт итеп сүгеп язып куя: "Римма "йолдыз авыруы" белән чирли башлаган, хәтта фотога да төшмәде", - дип. Бер кызны концерттан соң биш минут көтеп тордым, ул бит минем белән фотога төшәр өчен ерактан килгән иде. Күп рәхмәтләр язалар бу очракта.+
- Нинди очракта да сәхнәгә елмаеп чыгасыңмы?
- Елмаеп чыгарга тиешсең. Әбине җирләгәч Илсөя Бәдретдинова концертында чыгыш ясадым. Ничек елмаеп җырлаганымны үзем генә беләм.
- Андый вакытта бармыйча калып булмыймы?
- Ул концерттан калып булмады.
ГАБДЕРӘХИМ
Матбугат.ру
Нет комментариев