Салават Миңнеханов дин юлына баскан
Җырчы Салават Миңнеханов өч ел дәвамында Казанда "TatarStar" дип исемләнгән татарча дискотека оештырып килде. Анда ул атна саен танылган җырчыларны чакырды, ә "Мәйдан" телеканалында дискотекадан кызыклы репортажлар тәкъдим ителде. Быел яз көне сезон ябылганнан соң, җырчы гомумән дискотеканы япкан. Сәбәбен Салаватның үзеннән сорадык. - Дин юлына басу сәбәпле, бу эш...
- Дин юлына басу сәбәпле, бу эш белән шөгыльләнүдән туктадым. Дискотекада спиртлы эчемлекләр сатыла, ачык киемнәр киеп киләләр. Боларны барысын да мин оештырам кебек килеп чыга, - дип аңлатты җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә. Салаватның тормыш иптәше, җырчы Гүзәлем исә бу хакта болай диде: "Минем әтием дә дин юлында, хәзер алар Салават белән тагын да якынайдылар, уртак темалары күп".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев