Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2018 елның ирләр сәламәтлегенә багышланачагын хәбәр итте. Министрлык коллегиясендә хәбәр ителгәнчә, ирләрнең сәламәтлек ягыннан проблемалары күп яктан зарарлы гадәтләр, стресс белән бәйле. Шул ук вакытта яшь ирләр диагностика узудан баш тарта, үзен тулысынча сәламәт дип саный. Киләсе елда медиклар ирләр сәламәтлеген кайгырту өстендә эш...
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2018 елның ирләр сәламәтлегенә багышланачагын хәбәр итте.
Министрлык коллегиясендә хәбәр ителгәнчә, ирләрнең сәламәтлек ягыннан проблемалары күп яктан зарарлы гадәтләр, стресс белән бәйле. Шул ук вакытта яшь ирләр диагностика узудан баш тарта, үзен тулысынча сәламәт дип саный. Киләсе елда медиклар ирләр сәламәтлеген кайгырту өстендә эш алып барачак.
2017 ел травматизмны һәм терәк-хәрәкәтләнү аппараты авыруларын профилактикалауга багышланган иде.
Нет комментариев