Татарстанда «Диснейленд» ачарга телиләр
Татарстанда «Туганленд» исемле уникаль күңел ачу паркы булдырырга планлаштыралар.
Проектны "Диснейленд" ның милли аналогы буларак күрсәтәләр.
Идея турында инициатива авторы Радик Абдрахманов хәбәр иткән.. Ул традицион уктан ату буенча «Туган Батыр»V Бөтенроссия турниры вакытында проектны оештыру планнары турында сөйләде.
Паркның төп бурычы – республикага төрле илләрдән туристлар җәлеп итү генә түгел, балаларга татар халкы геройлары һәм төбәк тарихы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирү.
Абдрахманов «Татар информ» агентлыгы белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, проектның максаты — Туганлендны дөньякүләм танылган урын итү, анда бөтен дөньядан кунаклар килергә омтылачак.
КАзань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев