Татарстанда пенсиянең яңа төре барлыкка килә
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда пенсиянең яңа төре барлыкка килә

2018 елда Россиядә социаль пенсиянең яңа төре гамәлгә керә. Ата-аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия түли башлаячаклар. Бүген Россия Пенсия фондының республика бүлеге йомгаклау коллегиясендә бүлекнең идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте. «Пенсиянең яңа төре барлыкка килүенең сәбәбе - ата-аналары билгесез балаларның ятимнәр белән чагыштырганда тигез булмаган матди хәлгә...

2018 елда Россиядә социаль пенсиянең яңа төре гамәлгә керә.

Ата-аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия түли башлаячаклар. Бүген Россия Пенсия фондының республика бүлеге йомгаклау коллегиясендә бүлекнең идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте.

«Пенсиянең яңа төре барлыкка килүенең сәбәбе - ата-аналары билгесез балаларның ятимнәр белән чагыштырганда тигез булмаган матди хәлгә куелуы белән бәйле», - дип искәртте Россия Пенсия фондының республика бүлеге идарәчесе.

Юридик яктан мондый балаларның беркайчан да әти-әниләре булмаганлыктан, алар туендыручысын югалткан очракта пенсиягә дәгъва кыла алмый иде. Киләсе елдан бу гаделсезлеккә чик куелачак, дип хәбәр итте Эдуард Вафин.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев