Татарстанда «Тәңкәләр атналыгы» акциясе башланды
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда «Тәңкәләр атналыгы» акциясе башланды

26 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Тәңкәләр атналыгы» («Монетная неделя») бөтенроссия акциясе уза.

Бу көннәрдә Банк-катнашучылар бүлекчәләрендә, шулай ук кайбер челтәр кибетләрендә комиссиясез җыелган акчаларны кәгазь акчага алыштырырга, ә банкларда — вак-төякне счетка салырга мөмкин.

"Акция Россия банкы ярдәме белән елына ике тапкыр бөтен ил буйлап үткәрелә. Ул кешеләрнең кесәләрендә һәм копилкаларында эшсез яткан вак акчаларны әйләнешкә кайтарырга һәм шуның белән яңа тәңкәләр чыгаруга чыгымнарны киметергә ярдәм итә", — дип шәрехләде Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Язгы акция вакытында Татарстан халкы банкларга 7 млн сумнан артыграк суммага 1,2 млн. тәңкә китергән.

Акция шартлары һәм катнашучыларның адреслары турында тулырак мәгълүмат монетнаянеделя.рф сайтында урнаштырылган.


Нет комментариев