Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ветеринарлар африка чумасын профилактикалау буенча айлык үткәрәләр

Татарстанда Африка дуңгыз чумасы (АЧС) таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән «Летний вепрь» айлыгы дәвам итә.

Акция 20 июльдән 21 августка кадәр дәвам итәчәк.

Ветеринария хезмәте белгечләре барлык хуҗалыкларда, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да дуңгызларны исәпкә алалар. Параллель рәвештә ишегалларын карап чыгалар. Хайваннар хуҗаларына АЧС белән бәйле куркынычларны аңлаталар һәм саклык чаралары турында сөйлиләр. Өстәмә рәвештә дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар оештыралар, анда биологик яклауны көчәйтү ысуллары турында фикер алышалар. Моннан тыш, белгечләр кыргый кабаннарны  эзлиләр.

Татарстанда АЧС куркынычын туктату буенча чаралар инде берничә ел күрелә. Әйтик, соңгы биш елда төбәктә кыргый кабаннар саны 91 % ка кимегән, хәзер алар 551 баш исәпләнә. Дуңгызчылык комплекслары тирәсендә куркынычларны киметү өчен кыргый хайваннарны тукландыру катгый тыелган буфер зоналар булдырылды.

Дуңгыз хуҗаларына куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында искә төшерәләр. Хайваннарны урамга чыгарып йөртергә түгел, аларның башка җәнлекләр һәм чит кешеләр белән аралашуына юл куймаска кирәк. Дуңгызларны ветеринария документлары булганда гына сатып алырга рөхсәт ителә. Терлекләрне санкцияләнмәгән сәүдә мәйданчыкларында сатып алырга ярамый.

 

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев