Татарстанда яшь гаиләләр өчен 7 процентлы социаль ипотека программасы дәвам итә
Шулай ук республикада «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы эшли.
Татарстанда 2022 елда яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программалары буенча эш дәвам итә. Аларның берсе — «Яшь гаилә» республика программасы. Аның кысаларында 7 процентлы еллык ставка белән социаль ипотека алырга мөмкин.
Шулай ук республикада «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы эшли. Аның ярдәмендә торак бәясенең 35 процентка хәтле өлешен каплау өчен субсидия бирелә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков шул хакта сөйләде.
«”Яшь гаилә» программасы өчен ипотека ставкасы тотрыклы кала — еллык 7 процент. Биредә бернинди үсеш көтелми. Бүгенге көндә базарда булган банк продуктларыннан аермалы буларак, бу шактый тотрыклы ставка», — дип билгеләп үтте ул.
Бу программа буенча исәптә республикадагы 1,7 мең гаилә тора. 1 меңнән артыгы яңа торак алган. Якынча исәпләүләр буенча, быел тагын 700 гаилә фатир алачак, дип өстәде Садыйков.
Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча чиратка басу өчен гаилә әгъзаларының берсе 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьтә булырга тиеш.
Программа кысаларында торак алырга теләгән кешеләр кирәкле документлар пакетын җыя һәм, сертификат бирелгән очракта, фатир өчен 10 процент күләмендәге беренче кертем түли.
Моннан тыш, гаилә яши торган торакның мәйданы һәрбер кешегә 18 квадрат метрдан кимрәк туры килергә тиеш. Исәпкә кую өчен район башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев