Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары арта

Бүгеннән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары арта. Республикада яшәүчеләр, августта торак-коммуналь хезмәтләр өчен арттырылган бәядән түләү кәгазьләре алачак. РФ Хөкүмәте карары белән 2014 ел өчен тарифлар 1 июльдән генә арта, алар гыйнварда узган елның икенче ярты ел дәрәҗәсендә калган иде. 1 июльдән башлап газ бәясе 4,2 процентка артачак. 2014 елның...

Бүгеннән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары арта. Республикада яшәүчеләр, августта торак-коммуналь хезмәтләр өчен арттырылган бәядән түләү кәгазьләре алачак. РФ Хөкүмәте карары белән 2014 ел өчен тарифлар 1 июльдән генә арта, алар гыйнварда узган елның икенче ярты ел дәрәҗәсендә калган иде.
1 июльдән башлап газ бәясе 4,2 процентка артачак.
2014 елның икенче яртысында электр энергиясе бәясе 3,8 процентка арта һәм 2,99 сум/кВт сәг тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр һәм электр плитәләре кулланучылар өчен тарифлар түбән 0,7 коэффициент белән куелган.
Җылылык энергиясе тарифлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләре һәм Урыссу бистәсе кебек 5 муниципаль берәмлек буенча билгеләнгән.
Гомумән, ресубликаның бөтен кулланучылары өчен 2014 елда федераль хезмәте куйган 5,3 проценттан артып киткән.
1 июльдән су белән тәэмин итү тарифы 17,04 сум /куб.м тәшкил итәчәк, 3,1 процентка арткан, канализация 3,3 процентка артып, 12,08 сум/куб.м тәшкил итә.
Шушы вакыттан Татарстан Республикасы буенча коммуналь хезмәтләргә түләүләр үсеше 4,5 проценттан артырга тиеш түгел, дип хәбәр ителә ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх