Түрәләр яңа ел бүләкләре бирешә алмас инде
ЯҢАЛЫКЛАР

Түрәләр яңа ел бүләкләре бирешә алмас инде

Рөстәм Миңнеханов түрәләргә Яңа ел бәйрәме алдыннан бүләк алуны һәм бирүне тыйды. Татарстан Президенты бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә: «Яңа ел алды бәйрәме вакытында республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләргә бүләк бирүчеләр саны арта, - ди Рөстәм Миңнеханов.- Бу практиканы туктатырга кирәк.» Татарстан Президенты түрәләргә, бер-берсенә яңа ел открыткалары һәм үз...

Рөстәм Миңнеханов түрәләргә Яңа ел бәйрәме алдыннан бүләк алуны һәм бирүне тыйды.
Татарстан Президенты бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә: «Яңа ел алды бәйрәме вакытында республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләргә бүләк бирүчеләр саны арта, - ди Рөстәм Миңнеханов.- Бу практиканы туктатырга кирәк.»
Татарстан Президенты түрәләргә, бер-берсенә яңа ел открыткалары һәм үз куллары блән эшләнгән бүләкләр бирешергә тәкъдим итте.
intertat.ru

подарок

Нет комментариев