Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар
Казанда укытучылар һәм укучыларның Туфан Миңнуллинның (1935-2012) якты истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырылды. Бүген аның "Журналистика" номинациясе буенча йомгаклау өлеше "Татмедиа" мәйданчыгында үткәрелде. "Конференция конкурсының йомгаклау өлешенә үткән иҗади эшләрнең барысын да алдынгы урынга чыгырасы килде. Һәрбер язманың уңай ягы бар, һәм аларның һәркайсы берсен-берсе кабатламый. Кемдер ачык хат...
Казанда укытучылар һәм укучыларның Туфан Миңнуллинның (1935-2012) якты истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырылды. Бүген аның "Журналистика" номинациясе буенча йомгаклау өлеше "Татмедиа" мәйданчыгында үткәрелде.
"Конференция конкурсының йомгаклау өлешенә үткән иҗади эшләрнең барысын да алдынгы урынга чыгырасы килде. Һәрбер язманың уңай ягы бар, һәм аларның һәркайсы берсен-берсе кабатламый. Кемдер ачык хат формасын сайлаган, кемдер интервью, кемдер мәкалә, очерк жанрларында иҗат иткән", - дип, үз бәясен бирде Эльмира Закирова. Шул ук вакытта ул укучылар сайлаган темалар төрлелеген билгеләп узды. Бәя биргәндә, журналистик язмаларның башисемнәренә дә игътибар юнәлттек, диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев