Укытучыларга ата-аналар белән интернетта аралашу тыела
ЯҢАЛЫКЛАР

Укытучыларга ата-аналар белән интернетта аралашу тыела

Казан укытучыларына балаларның ата-аналары белән социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша аралашу тыела. Бу хакта шәһәр исполкомы хәбәр итә. Исполком искәртүенчә, әлеге тыю ниңәш итү формасында бирелгән.

Мондый тәкъдим укытучылар һәм ата-аналар арасындагы аңлашылмаучанлыкларны киметүгә юнәлтелгән. Мисалга, бер Казан мәктәбе укытучысы өй эшен электрон аралашу чарасы аша җибәргән, әмма барлык ата-аналарының кереп карау мөмкинлеге булган электрон журналны тутырмаган, дип яза Сәхнә. Социаль челтәрдәге төркемгә җибәрелгән өй эшенең башка хатлар арасында югалуы сәбәпле, 5 бала дәрескә өй эшен эшләмичә килгән, – дип шәрехли исполкомның җавабын «Вечерняя Казань».
 
Искәртеп үтик, 2 ел элек Казан мәткәпләрендә кесә телефоннарын куллануны һәм социаль челтәрләрдә аралашуны тыю хәбәре таралган иде. Биредә мәктәп җитәкчеләренә эчке тәртип кагыйдәләрен үзгәртергә киңәш ителгән иде.

http://matbugat.ru/news/?id=23473

фото:pixabay.com


Нет комментариев