Урманда гөмбәчеләргә аю ташланган
Мари урманында - Волжск белән Яшел Үзән районы чигендә балаларын саклау максатыннан ана аю гөмбә җыючы хатын-кызга ташланган. Әлеге хәл кичә, 10 сентябрьдә, булган. Волжск шәһәренең ике кешесе урманга гөмбә җыярга килгән була. Алар каршына ике баласын ияртеп ана аю килеп чыга. Аю хатын-кызга ташланган, тәпие белән корсагына суккан, тәнен...
Әлеге хәл кичә, 10 сентябрьдә, булган. Волжск шәһәренең ике кешесе урманга гөмбә җыярга килгән була. Алар каршына ике баласын ияртеп ана аю килеп чыга. Аю хатын-кызга ташланган, тәпие белән корсагына суккан, тәнен җәрәхәтләгән.
Куркудан әлеге пар кычкыра башлаган, аюлар урманга кереп качкан. Гадәттән тыш хәл урынына полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килеп җиткән. Хатын-кызга тиешле ярдәм күрсәтелгән, хәзер ул өендә, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев