Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерүне раслап, яңа елда ял итү тәртибен ведомство сайтында урнаштырды. Киләсе елда түбәндәгечә ял итәчәкбез:
5 һәм 6 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә һәм якшәмбе) 2 һәм 3 майга (пәнҗешәмбе һәм җомга) күчерәләр.
23 февральдәге ял көне (шимбә) 10 майга (җомга) күчереләчәк.
2018 елның 30 декабреннән – 2019 елның 8 гыйнварына кадәр;
23 – 24 февраль; 8 – 10 март; 1 – 5 май; 9 – 12 май; 12 июнь; 2 – 4 ноябрьдә ял итәчәкбез.
Фото: pixabay.com
чыганак: tatar-today.ru
Нет комментариев