Лениногорск судында исерек килеш авария китереп чыгарган шоферны хөкем иттеләр
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск судында исерек килеш авария китереп чыгарган шоферны хөкем иттеләр

“Правасыз” да калды, зыянны да түләргә.

Лениногорск шәһәр суды 65 яшьлек ир-атка карата административ эшне карады, ул исерек хәлдә юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарган. 

Һәлакәт 16 сентябрьнең кичендә килеп чыга. Дәүләт автоинспекциясенә шәһәр ишегалларының берсендәге парковкада рульдә исерек килеш машина йөртүченең янәшә торган автомобильгә бәрелүе турында хәбәр килеп ирешә. Урынга килгән ДПС хезмәткәрләре ир-атны алкотектор ярдәмендә тикшергән. Прибор канында зур күләмдә спиртлы эчемлек булуын күрсәткән, бу исә юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу булып тора. 

Элегрәк ир-ат административ җаваплылыкка тартылмаган булган. Суд карары белән ир-атка исерек килеш йөргән өчен җәза билгеләнгән — 45 мең сум күләмендә административ штраф һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм итү. Моннан тыш, машина йөртүчегә китереп чыгарылган юл-транспорт вакыйгасы өчен зыянны капларга туры киләчәк.

 

 

 


Нет комментариев