Мәктәп каникуллары вакытында машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыралар
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Мәктәп каникуллары вакытында машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыралар

Юлда балаларның олылардан башка булуына юл куймаска, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга - Казанның Дәүләт автоинспекциясе көзге мәктәп каникуллары алдыннан ата-аналарга һәм укучыларга шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Каникуллар 30 октябрьдә башлана. ЮХИДИ искәртүенчә, һава шартларының начараюы, иртә караңгы төшү, кар һәм яңгыр юл-транспорт һәлакәтләре санын арттырырга мөмкин....

Юлда балаларның олылардан башка булуына юл куймаска, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга - Казанның Дәүләт автоинспекциясе көзге мәктәп каникуллары алдыннан ата-аналарга һәм укучыларга шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Каникуллар 30 октябрьдә башлана.

ЮХИДИ искәртүенчә, һава шартларының начараюы, иртә караңгы төшү, кар һәм яңгыр юл-транспорт һәлакәтләре санын арттырырга мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны һәм башка олыларны балаларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлатырга сорый.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, агымдагы елда Каанда балалар катнашуы белән 190 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 200-гә якын бәлигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

http://tatar-inform.tatar

фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B3%D0%B8%D0%B1%D0%B4%D0%B4%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=3412644420254520160


Нет комментариев