Әниләр көнендә Татарстанда чак зур фаҗига булмый калган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Әниләр көнендә Татарстанда чак зур фаҗига булмый калган

Азнакай-Буралы машина юлының 14нче чакрымында "Нива" белән "КАМАЗ" бәрелешү нәтиҗәсендә 29 яшьлек ир-ат һәм аның өч яшьлек улы зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча, хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 18.21 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 32нче...

Азнакай-Буралы машина юлының 14нче чакрымында "Нива" белән "КАМАЗ" бәрелешү нәтиҗәсендә 29 яшьлек ир-ат һәм аның өч яшьлек улы зыян күргән.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча, хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 18.21 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 32нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган. Коткаручылар "Нива" автомобиленнән ир-атка чыгарга ярдәм иткәннәр, өч яшьлек баланы "Ашыгыч ярдәм" бригадасына тапшырганнар. Табиблар аларны Азнакай районы хастаханәсенә озатканнар. Аннары коткаручылар, ут капмасын өчен, автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр.

Матбугат ру.


Нет комментариев