Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биш машина бәрелешү нәтиҗәсендә, ике бала һәм бер өлкән кеше зыян күргән

Татарстанның Түбән Кама районында, трассада биш автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, ике бала һәм бер өлкән кеше Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатылган, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ пропаганда бүлеге. Һәлакәт кичә 13.00 сәгатьтә Оренбург-Казан автоюлында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, Volkswagen Jetta автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе Казан ягыннан...

Татарстанның Түбән Кама районында, трассада биш автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, ике бала һәм бер өлкән кеше Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатылган, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ пропаганда бүлеге.
Һәлакәт кичә 13.00 сәгатьтә Оренбург-Казан автоюлында булган.

Якынча мәгълүматларга караганда, Volkswagen Jetta автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе Казан ягыннан Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, юл-метеорологик шартларын исәпкә алмыйча тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыгып 41 яшьлек ир-ат идарәсендәге «ВАЗ-2114» автомобиле белән бәрелешкән.

Аннары Volkswagen Jetta җиңел машина артыннан килүче Chevrolet Lanos һәм Škoda Octavia автомобильләре белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң Volkswagen юл кырыена чыккан һәм туктаган. Шул вакытта Škoda артыннан килгән Opel Astra автомобиле Volkswagen Jetta ны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Volkswagen автомобиленең 5 яшьлек пассажиры, шулай ук «ВАЗ»автомобиленең 38 яшьлек һәм 6 яшьлек пассажирлары район хастаханәсенә озатылган. Республика ЮХИДИИ пропаганда бүлеге һәлакәт вакытында балаларның махсус җайланмада утыруларын искәртә.

---
Татар-информнан алынды


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X