Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында үле гәүдәсе табылган ир турында рәсми мәгълүмат алдык

Лениногорск эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, гәүдәсен ачып тикшергәннән соң, Илья Спиринга карата җинаяти гамәлләр кылынмаган, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Моннан алда язган идек: Узган ел азагыннан бирле эзләүдә булган дальнобойщикның үле гәүдәсен Лениногорскида Иске Писмән авылы янындагы күл буеннан тапканнар. Ул калкулыкта агачлар арасында яткан. 33 яшьлек дальнобойщик Илья Спирин...

Лениногорск эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, гәүдәсен ачып тикшергәннән соң, Илья Спиринга карата җинаяти гамәлләр кылынмаган, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Моннан алда язган идек: Узган ел азагыннан бирле эзләүдә булган дальнобойщикның үле гәүдәсен Лениногорскида Иске Писмән авылы янындагы күл буеннан тапканнар.
Ул калкулыкта агачлар арасында яткан.
33 яшьлек дальнобойщик Илья Спирин узган елның 28 декабреннән бирле элемтәгә чыкмаган. Аны 29 декабрьдә АЗСта күргәннәр. Шуннан ерак түгел урында аның «ЗИЛ» машинасы табылган. Дальнобойщик канистрага ягулык салдырырга дип килгән булган, әмма аның үтенечен кире какканнар. Моңа кадәр ул баш травмасы алган, бәлки шуның аркасында хәтерен җуйган булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined