86 яшьлек әнисеннән акча талаган 56 яшьлек ир-атны полиция тоткарлаган, дип хәбәр итә "Әлмәт таннары" сайты. Эчәргә яратучы ир-ат тагын спиртлы эчемлекләр алырга дип әнисеннән акча сораган. Әнисе аңа акча бирүдән баш тарткач, ул аның муенына пычак тери һәм үтерү белән яный. Кирәкле акчасын алган ир-ат фатирдан чыгып китә. Ана...
86 яшьлек әнисеннән акча талаган 56 яшьлек ир-атны полиция тоткарлаган, дип хәбәр итә "Әлмәт таннары" сайты.
Эчәргә яратучы ир-ат тагын спиртлы эчемлекләр алырга дип әнисеннән акча сораган. Әнисе аңа акча бирүдән баш тарткач, ул аның муенына пычак тери һәм үтерү белән яный. Кирәкле акчасын алган ир-ат фатирдан чыгып китә. Ана тиз генә полициягә шалтырата. Түбән Каманың патруль-пост службасы хезмәткәрләре ике сәгатьтән соң аны тоткарлый. Ул элек тә законсыз наркотик матдәләр алганы һәм саклаганы өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз