Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Янып үлгән гаилә турында авыл башлыгы сөйләде

Иске Куакта янгын корбаны булган күп балалы гаилә, исерткеч эчемлекләр куллану аркасында ПДНда исәптә торган. Бу турыда әлеге авыл башлыгы Йосып Вәлиуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ПДН инспекторлары аларда еш булган, ә күптән түгел үзләрен исәптән төшергәннәр. - Алар ярлы яшәделәр. Әтиләре авыл хастаханәсендә шофер булып эшләде, хатын декрет ялында...

Иске Куакта янгын корбаны булган күп балалы гаилә, исерткеч эчемлекләр куллану аркасында ПДНда исәптә торган. Бу турыда әлеге авыл башлыгы Йосып Вәлиуллин сөйләде.


Аның сүзләренә караганда, ПДН инспекторлары аларда еш булган, ә күптән түгел үзләрен исәптән төшергәннәр.
- Алар ярлы яшәделәр. Әтиләре авыл хастаханәсендә шофер булып эшләде, хатын декрет ялында иде. Авыр яшәделәр, ләкин тырыштылар, -диде ул.
Ир фаҗига булган көнне исерек була.
- Икесе дә эчте, ләкин без аларны контрольгә алдык, ПДН да, соцзащита да. Һәм алар төзәлү юлына басты. Аларда һәрвакыт чиста-пөхтә иде, ике өлкән уллары мәктәптә укыды, дәрес калдырмый иделәр, шуңа күрә аларны ПДНнан исәптән алдылар да инде, - дип сөйләде авыл башлыгы.
Белгечләр фикеренчә, янгын 90 кв.метр мәйданны биләп алган. Ул көнне өйдә барлык җылыту приборлары да эшләп торган. Хәзерге вакытта әлеге мәгълүматка ачыклык кертелә.
(LifeNews)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined