Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскилылар пылау белән сыйланды

Бүген шәһәр базары территориясендә "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде. Концерт номерлары, спорт ярышлары, балалар өчен уеннар оештырылды. Бәйрәмне 5 нче мәктәп укучылары әлеге бәйрәмнең тарихын, мәгънәсен чагылдырган фольклор күренеше белән башлап җибәрде, бергәләп пылау ашау белән төгәлләнде. Пылауны шәһәребездәге үзбәк һәм таҗик диаспорасы вәкилләре ике якта зур казанда пешереп торды. Дүрт...

Бүген шәһәр базары территориясендә "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде.


Концерт номерлары, спорт ярышлары, балалар өчен уеннар оештырылды. Бәйрәмне 5 нче мәктәп укучылары әлеге бәйрәмнең тарихын, мәгънәсен чагылдырган фольклор күренеше белән башлап җибәрде, бергәләп пылау ашау белән төгәлләнде. Пылауны шәһәребездәге үзбәк һәм таҗик диаспорасы вәкилләре ике якта зур казанда пешереп торды. Дүрт йөздән артыграк кеше тукланырлык итеп әзерләнгән иде.
- Пылаулары телне йотарлык, -ди Әминә апа Нурсәетова. Ул бәйрәм буласын "Заман сулышы"ннан укып белеп ире белән бергәләп килгәннәр.


- Концерт та бик матур бара, пылаудан да авыз иттек, мин өч ел Үзбәкстанда хезмәт итеп, мондый тәмле пылау ашаганым юк иде әле ди Сирин абый. Мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Зиләйлүк", "Чишмә" ансамбльләре, үзешчән артислар чыгыш ясады. Җыр-биюгә диаспоралар да кушылды. Мәсәлән, таҗик диаспорасыннан Фируз Назиров электрогитарада уйнап, таҗик һәм инглиз телендәге җыр башкарды, тамашачылар аның чыгышын бик яратты.

Таҗикларның Җирле оешмасы җитәкчесе Низомутдин Эшонов әйтүенчә, алар бик теләп бу бәйрәмне оештыруда катнашканнар. Пылауны барысы да бик яратты, бәйрәм бик матур үтте, -ди. Ә Таҗикстанда 21 март - ял көне, барлык халык бүләк бирешә, кунакка йөрешә икән. Әлбәттә инде, пылау пешерәләр.


Тулырак язманы "Заман сулышы" ның киләсе саныннан укыгыз.

Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined